14 июнь 2019 яңалыклары
-
15 июньгә һава торышы
15 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
-
"Ел табибы" бәйгесендә Татарстан Президенты бүләген Зәңгәркүл авылы табибы алды
Зөлфия Шакировага LADA Granta машинасы эләкте.
-
“Ел табибы – Ак чәчәкләр" бәйгесендә “Елның медицина хезмәткәре” исеме билгеле
Ул – “Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе” Чуваш Чабаксары фельдшер-акушерлык пункты мөдире Любовь Гуслярова.
-
«Изге Болгар җыены» дини җырлар, мөнәҗәтләр һәм бәетләр концерты белән ачылачак
Бәйрәм иртәнге 8дә дини музыка концерты белән башланып китәчәк. Анда республика иҗат коллективлары һәм солистлар катнаша.
-
Азык-төлекне кибеткә кире кайтарып буламы?
Азык-төлек сатып алганда, еш кына аның җитештерелгән һәм яраклылык вакытын карап тормыйбыз. Кайчагында, ул мәгълүматлар нормада була торып та, азык-төлек бозылган булып чыга. Бозылган азык-төлек өчен түләнгән акчаларын кире кайтарырга теләүчеләр үзләренең хокукларын белеп торса яхшы. Игътибарыгызга Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре киңәшләрен тәкъдим итәбез.
-
Баулылар, сак булыгыз, мошенниклар активлашкан
Чит кеше милкен урлау белән бәйле җинаятьне тасвирлау өчен социаль мошенниклык дигән яңа термин барлыкка килде. Кагыйдә буларак, мошенниклар тозагына өлкән яшьтәгеләр эләгә. Баулы һәм Баулы районында социаль мошенниклык фактлары ешайган.
-
Кыерсытсалар, шалтыратыгыз!
21 июньдә гаиләләр иминлеге һәм көнкүреш низагларын булдырмау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” телефоны эшләячәк.
-
Баулы районы авылында яңа суүткәргеч төзелә
Удмурт Ташлысы авылында су белән тәэмин итү системасын төзү-сузу эшләре башланды.